Татарча үзгәртү

Башка имләләр үзгәртү

  • Гарәп имләсе: ◆ اسم
  • Яңалиф: ◆ isem
  • Яңалиф-2: ◆ isem

Әйтелеш үзгәртү

Төрләнеш үзгәртү

и·сем

килеш бер. сан күп. сан
Б. исем исемнәр
Иял. исемнең исемнәрнең
Юн. исемгә исемнәргә
Төш. исемне исемнәрне
У.-вак. исемдә исемнәрдә
Чыг. исемнән исемнәрдән
килеш бер. сан күп. сан
I исемем исемебез
II исемең исемегез
III исеме исемнәре

Исем.

Тамыр: -исем-.

Семантик үзлекләре үзгәртү

Мәгънә үзгәртү

  1. кешегә тугач та бирелә торган шәхси атама; ат ◆ Башка нәселдәшләреннән аерылып торсын өчен, ата-анасы аңа "Талхәветдин" дигән исем бирде. А. Хәлим, «Тал баласы Талхаветдин», 2014 ел . чыганак — ТТЯК.
  2. кешеләргә һәм хайваннарга бирелә торган кушамат ◆ Килгән көнне үк, тиктормас аюга матрослар, сүз куешкандай, Михаил Топтыгин дип исем куштылар. Н. Әхмәдиев . чыганак — Таңлат 2015-2021.
  3. әйберләр, күренешләр, предметлар һ.б. атамасы ◆ Зур бер табак кәгазьне дүрт битле газета итеп яздым. Иң башта – газетаның исеме: «Сәлам». М. Әмир, «Үсә төшкәч» . чыганак — Таңлат 2015-2021.
  4. кешенең бер өлкәдә квалификациясен яки эш-хезмәттә тоткан урынын рәсми билгели торган атама ◆ 1759 елның январенда Петербург Фәннәр академиясендә «член-корреспондент» дигән яңа фәнни исем кертелә. Ә. Хуҗиәхмәтов . чыганак — Таңлат 2015-2021.
  5. күч. кемнең яки нәрсәнең дә булса уңай яки кире сыйфатлары турында туган гомуми фикер; дан ◆ «Саран» дигән исемеңне чыгартмас өчен, кеше алдында хур булмаслык яшим дип, үзеңә күбрәк тота башлыйсың... Г. Ибраһимов, «Кызыл чәчәкләр», 1922 ел . чыганак — Таңлат 2015-2021.
  6. тел бел. предметлыкны белдерә һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә торган сүз төркеме. ◆ Исем – җөмләдә, күбесенчә, фигыль белән бәйләнешкә кереп, ия, тәмамлык, икенче бер исемне ачыклап, аергыч булып та килә. М. З. Зәкиев, «Татар грамматикасы», 2016 ел . чыганак — Таңлат 2015-2021.

Мәгънәдәш сүзләр үзгәртү

  1. ат, атама
  2. ат, кушамат
  3. дәрәҗә
  4. дан, шөһрәт, абруй

Антонимнар үзгәртү

  1. танылмаганлык

Һиперонимнар үзгәртү

  1. сүз
  2. танылганлык

Һипонимнар үзгәртү

  1. кушамат
  2. атама
  3. танылганлык

Сүзтезмәләр үзгәртү

Этимология үзгәртү

Гарәп теленнән اسم (ism) "исем, ат".

Тамырдашлар үзгәртү

Иң якын тамырдаш сүзләр


Чит тел эквиваленты үзгәртү