Татарча үзгәртү

  • Гарәп имләсе: ◆ طامر
  • Яңалиф: ◆ tamьr
  • Яңалиф-2: ◆ tamır

Әйтелеш үзгәртү

ХФӘ: /tɒmɯr/

Төрләнеш үзгәртү

килеш бер. сан күп. сан
Б. тамыр тамырлар
Иял. тамырның тамырларның
Юн. тамырга тамырларга
Төш. тамырны тамырларны
У.-вак. тамырда тамырларда
Чыг. тамырдан тамырлардан
килеш бер. сан күп. сан
I тамырым тамырыбыз
II тамырын тамырыгыз
III тамыры тамырлары

та-мыр

Исем.

Тамыр: -тамыр-.

Семантик үзлекләре үзгәртү

Мәгънә үзгәртү

  1. агач һәм үсемлекләрнең җир асты өлешендәге туфрактан дым һәм азык матдәләре суыру әгъзасы ◆ Үлән тамыры
  2. организмның кан йөри торган каналлары ◆ Кан тамырлары
  3. сеңер ◆ Муен тамырлары
  4. күч. иҗтимагый күренешнең, вакыйганың тирәнтен сәбәпләре, чыганагы ◆ Җинаятьнең тамырлары ерак киткән.
  5. күч. нәсел-нәсәп, кардәш-ыру ◆ Ерак тамырлары әни ягына бәйләнгән
  6. лингв. сүзнең мәгънәле төп өлеше, нигезе ◆ Тамырга кушымча ялгап, яңа сүз ясау
  7. мат. билгеле бер дәрәҗәдә кыйммәте күрсәтелгән, үзен хисаплап табарга кирәк булган сан ◆ 16 ның дүртенче дәрәҗә тамыры — 2.
  8. мат. тигезләмәнең чишелеш нәтиҗәсе ◆ Тигезләмәне чишү – аның барлык тамырларын табу яки аның тамырлары юк икәнне исбатлау ул.

Мәгънәдәшләр үзгәртү

  1. сеңер, җеп
  2. сәбәп, чыганак
  3. чишелеш

Сүзтезмәләр үзгәртү

Этимология үзгәртү

тамыр < гом. кыпч. тамыр (ком. тамур), уйг. тамыр, таамар, тамар, госм. һ.б. угыз. дамар, тув. дамыр < бор. төрки (ДТС: 530) tamar, tamur, tamïr ◆ Куллану мисалы күрсәтелмәгән. Р. Г. Әхмәтьянов, «Татар теленең этимологик сүзлеге», 2015 ел

Тамырдашлар үзгәртү

Иң якын тамырдаш сүзләр


Чит тел эквиваленты үзгәртү